Муслюмовское телевидение
Иконка канала Муслюмовское телевидение

Муслюмовское телевидение

71 подписчик

86просмотров

"Исламов" хуҗалыгы районда беренче булып уракка төште. Бүген инде ул көзге культураларны җыеп төгәлләү алдында. 📸 Динар Нуретдинов, Фәридә Гайнетдинова, Наилә Нәбиева видеосы. #Татмедиа

135просмотров

Югары Табын авылында юлларга асфальт җәелде. Бу авыл халкы өчен зур вакыйгага әверелде. Тулырак - Динар Нуретдинов, Фәридә Гайнетдинова, Наилә Нәбиева репортажында. #Татмедиа

120просмотров

Мөслим гимназиясе укучысы Әмир Дәүләтшин математика һәм физика фәннәреннән имтиханнарын йөзәр баллга тапшырды. Уңыш серен Әмир даими һәм системалы белем алуда күрә. Математикага гашыйк егет киләчәген программист һөнәре белән бәйләргә тели. Тулырак - Динар Нуретдинов, Гөлназ Җәлилова, Наилә Нәбиева видеосында. #Татмедиа

106просмотров

Мөслим гимназиясенең 11 нче сыйныфын тәмамлаган, химия фәненнән бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган Ранис Гайсин уңыш сере белән бүлешә.  Тулырак - Динар Нуретдинов, Гөлназ Җәлилова, Наилә Нәбиева видеосында. #Татмедиа

125просмотров

"Дөрес" карбыз сайлыйбыз. Тулырак - Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева видеосында. #Татмедиа

95просмотров

7 июльдә Роза һәм Илгиз Низамовларның бергә тормыш коруларына 60 ел тулды. Ил өчен истәлекле датада аларга "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале тапшырылды. Мөслимнең "Бәхет" скверында узган чарада районыбыз аксакаллары яшьләргә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык төшенчәләре турында сөйләде. Тулырак - Гөлназ Җәлилова видеосында.

124просмотра

Мөслимлеләрнең сәламәтлеген кайгырту мәсьәләсе һәрвакыт район җитәкчелеге игътибарында. Бу юнәлештә җирлегебездә эшләүче иганәче-җитәкчеләр дә даими ярдәм күрсәтәләр. Һәр ел саен шундый иганәчеләр ярдәме белән үзәк хастаханәгә төрле кирәкле җиһазлар алына. Аларның авыруларга хезмәт күрсәтүен тәэмин итү дә җитәкчелекнең игътибар үзәгендә. “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов - шундый иганәчеләрнең берсе. Ул ел саен район үзәк хастаханәсенә яңа җиһазлар алып бирә. Агымдагы елда да ул гомуми суммасы 1 миллион 500 мең сумнан артып киткән яңа җиһазлар алып биргән. Тулырак - Динар Нуретдинов, Фәридә Гайнетдинова, Наилә Нәбиева видеосында. #татмедиа

97просмотров

“Дуслык” мәктәп яны лагерена 100 бала йөри. Дүрт отрядта 8 пионер-вожатый көнне иртәнге гимнастикадан башлый. Балалар белән көн дә кызыклы чаралар үткәрелә. Алар арасында бәйге-конкурслар, әкиятләр дөньясы, тапкырлар бәйгесе, спорт уеннары да, “Күңелле балачак” флешмобы да бар. Тулырак Лилия Шәймиева, Динар Нуретдинов һәм Наилә Нәбиева видеосында.

76просмотров

Руль артында – ышаныч, осталык һәм җаваплылык. Әмма бүген аларга нәфислек, җитезлек һәм иҗади караш та өстәлә. «Автоледи» бәйгесе – автомобиль йөртү осталыгын гына түгел, ә юлда йөрү культурасын, тапкырлыкны һәм үз-үзеңне күрсәтә белүне дә ачыклый торган матур ярыш. Катнашучылар нинди сынаулар аша узды? Бу хакта – Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева әзерләгән видеороликта. #Татмедиа

102просмотра

15 июньнән Мөслим гимназиясендә һәм Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә "Видимо-невидимо" исемле проект вәкилләре эшли. Казан, Екатеринбург шәһәрләреннән килгән иҗатчылар укучылар белән яңа театраль эскизлар эшлиләр. Бүген Мөслимдә әлеге проект буенча дөньяга туган ике премьера була: Мөслим урта мәктәбе укучылары кинотеатрда "ЧитКод"ны куйса, гимназиялеләр "Ерак Мөслим"не күрсәтәчәк. 26-28 июнь көннәрендә проектта катнашучы балаларны Казан шәһәрендә кызыклы программа көтә. Тулырак - Гөлназ Җәлилова видеосында. #Татмедиа

74просмотра

Мемориаль комплекста Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелде. Онытырга хакыбыз юк! Римма Афзалова видеосы.

72просмотра

Шагыйрә Лилия Садриева Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан үткәрелгән митингта катнашты һәм сугышта һәлак булган бабаларын искә алып, үзенең шигырьләрен укыды. Римма Афзалова видеосы. #Татмедиа

101просмотр

Әйе, әйе, Мөслим гимназиясендә эшләүче "Балачак" мәктәп яны лагерена йөрүче балалар бүген редакциягә экскурсиягә килде. 80 бала коллектив эшчәнлеге белән танышты, кайберләре үзләрен диктор буларак та сынап карады. Без ышанабыз: бу балаларның кайберләре, һичшиксез, без сайлаган кызыклы һөнәр юлыннан китәр. Тулырак - Гөлназ Җәлилова әзерләгән видероликта. #Татмедиа

82просмотра

Балаларны яклау көне уңаеннан Түбән Табын интернат-мәктәбендә бәйрәм чарасы ел да үзенчәлекле бүләкләргә була. Тулырак - Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева видеосында.

96просмотров

Кайбер нәселләрнең тарихы китапларда языла. Ә кайберләрендә ул көрәш келәмендә дәвам итә... Сәетгалиевлар өчен көрәш – спорт кына түгел, ул буыннан-буынга күчкән рух, ныклык һәм горурлык мирасы. Айнур Сәетгалиев - көрәшчеләр нәселеннән. Аның белән бергә абыйсы Илнар да, энесе Илдар да үз исемнәрен келәмдә таныткан. Бүген исә вакыт яңа сәхифә ача. Аталар юлын дәвам итеп, Сәетгалиевларның уллары да көчләрен келәмдә сыный. Кан белән күчкән ихтыяр көче, йөрәктәге дәрт һәм җиңүгә омтылыш яңадан келәмгә чыга. Бу – бер гаилә тарихы гына түгел. Бу – дәвамчанлык, традиция һәм көрәш рухы турында тарих. Римма Афзалова видеосы. #Татмедиа

92просмотра

Мөслим лицее директоры Чулпан Әхмәтшина, җаваплы вазифада булуына карамастан, балачактагы хыялларын тормышка ашырып яши. Мәктәптә укыганда биология дәресләрен бик ярата ул. Филологик белеме, тыгыз эш графигы аңа ишегалдында - чәчәкләр, бакча тутырып - алмагачлар, өйдә ят гөлләр үстерергә бер дә комачауламый. "Мөслим-информ"га ул Бенджамин фикуслары белән матурлык тудыру тәҗрибәсе турында сөйләде. Гөлназ Җәлилова видеосы. #Татмедиа

136просмотров

Хезмәттәшебез Гөлназ Җәлиловага хәрби хәрәкәтләр ветераннарының район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Данил Госманов хәрби госпитальләрдән Рәхмәт хатлары һәм "Волонтерлар хәрәкәтенең актив катнашучысы" күкрәк билгесе тапшырды. Җәлиловлар һәм Солтановлар гаиләсе ел дәвамында хәрби госпитальләргә һәм алгы сызыктагы егетләргә ярдәм оештыра. Мондый бүләкләр апрель анда Фәриха Солтановага да бирелде. Римма Афзалова видеосы. #Татмедиа