Кишердән тәмле торт та пешерергә була икән.
Моның өчен:
2 стакан уылган кишер
250 грамм атланмай
4 йомырка
3 стакан он
аз гына чәй содасы яки камыр көпшәкләндергеч
1,5 стакан шикәр комы кирәк булачак.
Барысын бергә кушып болгатабыз. Майланган табага салып, кызган мичтә 30-40 минут пешерәбез.
Тәмле булсын!

Детский журнал «Сабантуй»
47 подписчиков