Беләм, ләкин яшәү килмәс миңа,
Бар хыялым шунда табылыр:
Бәхет, яшәү илгә бүләк итеп,
Җиңү таңы тиздән кабыныр.
✍ Хыял
👤 Муса Җәлил
Укый: Алсу Шакирова
📤 Индира Габдуллина
🎭 Такташ. Югалган матурлык
Премьера!
Автор – Йолдыз Миңнуллина
Режиссер – Лилия Әхмәтҗанова-Нурель
📤 Индира Габдуллина
Музыка: Музыка: Wintry by Matthew C. Wright | https://www.matthewcwright.com/
Music promoted by https://www.chosic.com/free-music/all/
Creative Commons CC BY 4.0
https://creativecommons.org/licenses/by/4.0/
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Муса инде үлгән»,— дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.
✍ Ышанма
👤 Муса Җәлил
Укый: Инсаф Хәләүтдинов
📤 Индира Габдуллина
📌 Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының Казандагы гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе.
📤 Индира Габдуллина
📍Татарстан Республикасы Милли музее
📌 «Татар милли меценатлыгы традицияләре: башлангычлар һәм хәзерге заман» дип аталган проектны тәкъдим итү чарасы.
📤 Индира Габдуллина
📌 «Ел татары – 2026» бәйгесендә тавыш бирү башлануга багышланган матбугат конференциясе.
📤 Индира Габдуллина
Әткәйле-әнкәйле дөнья
Хәстәрле, ашлы була,
Иң беренче тез канаткан
Кырчынлы, ташлы була...
Туган як нинди була?
Аксакаллы, Акъәбиле
Иманлы, нурлы була,
Ак алъяпкычлы мәхәббәт,
Канатлы, кошлы була,
Авыл курайлы, күперле,
Гармунлы очлы була.
✍ Халисә Мөдәррисова
📤 Индира Габдуллина
📍 XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» мөселман киносы фестивале
📽 «Моң»
Режиссер: Софья Чигирова
📤 Индира Габдуллина
"Мин сине Ходайдан сорадым"
🎤 Эльмира Кәлимуллина
✍ Резеда Гобәева
🎹 Эльмир Низамов
📤 Индира Габдуллина
Минем уңышларга, миннән узып,
Тик син генә сөенә беләсең.
Гади генә төпчек кызыңда син
Балкып янган йолдыз күрәсең.
✍ Ана күңеле
👤 Тәнзилә Галимуллина
📤 Индира Габдуллина
Өмет өзми язлар, җәйләр буе,
Килеп кунып шушы коймага,
Өзелепләр сайрый моңлы кошчык,
Җанын белми кая куярга.
✍ Кошчык
👤 Булат Ибраһим
📤 Индира Габдуллина
📌 Муса Җәлил һәйкәле янында чәчәкләр салу тантанасы.
📤 Индира Габдуллина
📍 Муса Җәлилнең музей-фатиры
Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен Искә алу көне.
📌 Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 93 нче театраль сезоны ачылышына багышланган матбугат конференциясе.
📤 Индира Габдуллина
📍Татарстан Милли музее
📌 «Казанның гастрономия елъязмасы» күргәзмәсе.
📤 Индира Габдуллина
Нәркисләрең нигә төбәп карый:
- Югалтканнар булыр сезне, абый?!
...Югалдым ла үзем синең янда -
Хыялларда эреп, ал томанда...
✍️ Рәдиф Гаташ
Укый: Рифат Сәлах
📌 «РОСТКИ: Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» IV халыкара форумы.
📤 Индира Габдуллина
«Аждаһа» дип аталган Кытай көймәләре узышы 🐲
📤 Индира Габдуллина
Нәни бала «кибет» уйный,
Акча саный берәм-берәм.
«Булышыйммы?» – ди әнисе,
«Юк, кирәкми, үзем беләм!»
✍ Үзем беләм
👤 Тәнзилә Галимуллина
📤 Индира Габдуллина
🎤 Эльмира Кәлимуллина
✍ Ренат Харис
🎹 Эльмир Низамов
📤 Индира Габдуллина
