👨🏻🦱🎤 Татарстан җырчысы Анзор Нәбиуллин X-Factor Uzbekistan халыкара проектында катнашты
Татарстан эстрада җырчысы, мюзикллар артисты, Петербург опереттасының элекке чакырылган солисты Анзор Нәбиуллин X-Factor Uzbekistan популяр музыкаль телепроектында катнашты. Проектның төшерү эшләре Ташкент шәһәрендә узды. Беренче этапта артист төрек телендә «Гарәп төне» («Арабская ночь») җырының үзенчәлекле версиясен башкарды һәм жюри әгъзаларының дүртесеннән дә уңай бәя алып, киләсе турга үтте. Анзор сүзләренчә, Үзбәкстандагы X-Factor проектында катнашу аның күңелендә бик җылы тәэсирләр калдырган. Оештыручылар, башка катнашучылар һәм жюри әгъзалары артистны ачык йөз белән каршы алганнар. Төшерү эшләре дустанә мохиттә узган, ә Ташкентка сәфәр үзе үк кызыклы иҗади тәҗрибәгә әверелгән. «Мин X-Factor проектына җиңү яулау максатыннан түгел, ә иң беренче чиратта катнашу, яңа тәэсирләр алу өчен килдем. Мин инде күп еллар профессиональ рәвештә музыка белән шөгыльләнәм, сәхнәдә чыгыш ясыйм, театр һәм концерт проектларында катнашам. Миңа яңа иҗади мохиткә эләгү, хезмәттәшләр белән танышу, зур халыкара телевизион шоуның атмосферасын тою кызык иде. Һәм мин бу сәфәрдән чын мәгънәсендә зур канәгатьлек алдым», — дип сөйли артист. Әлбәттә, телевизион эфирга төшерү вакытында булган барлык вакыйгалар да сыймаган. Күп кенә кызыклы мизгелләр, катнашучылар һәм жюри әгъзалары белән җанлы аралашулар, сәхнә артындагы вакыйгалар эфирдан читтә калган. Шулай да проектта катнашу җырчыга онытылмаслык тәэсирләр бүләк иткән. Анзор Нәбиуллин проектның югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм Үзбәкстанда үзенә карата күрсәтелгән аеруча җылы мөнәсәбәтне билгеләп үтте. «Мондый зур сәхнәдә Татарстанны тәкъдим итү минем өчен бик күңелле булды. Оештыручыларга, тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына игътибарлары, ихлас һәм дустанә мөнәсәбәтләре өчен рәхмәтлемен. Ташкент минем күңелемдә иң якты хатирәләр белән истә калды». X-Factor Uzbekistan проектында катнашу артистның иҗади биографиясендә тагын бер истәлекле вакыйгага әверелде һәм үз иҗатын халыкара тамашачыга тәкъдим итү мөмкинлеге бирде.
Название:
👨🏻🦱🎤 Татарстан җырчысы Анзор Нәбиуллин X-Factor Uzbekistan халыкара проектында катнашты
Категория:
Новости и СМИ