Изге гамәлләр кылырга ашыгуның әһәмияте
Мөхәммәд пәйгамбәрнең صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ бөтен кешелеккә үрнәк һәм үгет-насыйхәт булып торган бик танылган «Биш әйбер килгәнче, биш әйбернең кадерен бел (кулланып кал)» дигән хәдисендә т (Ибн Габбастан тапшырылган Хаким җыентыгында килә). Бу хәдистә кеше тормышында чикләнгән булган биш кыйммәтле байлык һәм аларны алыштырачак биш авыр халлэт турындагы әйтелә: 1. Картлык килгәнче – яшьлегеңнең кадерен бел (яшь чакта) гыйбадәт кылырга, яхшы эшлэр эшләргә ашык). 2. Авыру килгәнче – сәламәтлегеңнең кадерен бел (тәнең сәламәт, көчең барда күбрәк изгелек эшләп кал). 3. Фәкыйрлек (ярлылык) килгәнче – байлыгыңның кадерен бел (маль-мөлкәтең барда садака бир, мохтаҗларга булыш). 4. Тормыш мәшәкатьләре килгәнче – буш вакытыңның кадерен бел (вакытыңны файдасыз эшләргә әрәм итмә). 5. Үлем килгәнче – тормышыңның (яшәвеңнең) кадерен бел (акырет өчен азыкны шушы дөньяда икәндә җйеп калырга ашык). #вагаз #хутба #ислам #islam
Название:
Изге гамәлләр кылырга ашыгуның әһәмияте
Категория:
Религия