Shorts
- Табигатьне саклау, урманнарны яшелләндерү һәм киләчәк буыннарга чиста әйләнә-тирә мохит калдыру – һәркайсыбызның уртак бурычы. Татарстанда «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе узды. Аның төп максаты – яңа агачлар утырту гына түгел, ә кешеләрдә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, урманнарны саклауның мөһимлеген искәртү. Әлеге изге эштән мөслимлеләр дә читтә калмады. Районда агач утырту чаралары ничек узды? Киләчәк өчен яшел мирас булдыруга кемнәр үз өлешен кертте? Тулырак – Динар Нуретдинов, Фәридә Гайнетдинова, Наилә Нәбиева видеосында.
- 16–29 октябрь көннәрендә республикада «Аек шофер» профилактик операциясе уза. Ел башыннан Мөслим районында исерек килеш транспорт белән идарә иткән 43 шоферга административ беркетмә төзелгән. Шуның өчесе – узган атнада гына! Безнең иҗат төркеме дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән рейдка чыкты. Юллардагы тикшерүләр ничек уза? Рейд барышында нинди хокук бозулар ачыкланды? Бу хакта тулырак – Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Марсель Гарифуллин әзерләгән видеоязмада.
- Школьная библиотека — это не просто место, где хранятся книги, а особый мир, открывающий дорогу к знаниям и воспитывающий любовь к чтению. Атмосфера этого мира во многом зависит от кропотливого труда библиотекарей. Они знакомят учеников с книгами, вдохновляют на новые открытия и вносят свой вклад в духовное развитие детей. Видео Гульназ Залиловой — о повседневном труде школьных библиотекарей района, их любви к книгам и детям.
- Мөслим лицее укучылары 123 нче санлы янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Раушан Сәфиуллин белән очраштылар. Сыйныф сәгате “Тормыш дәресләре” исеме астында үткәрелде. Дәресләр барышында “иминлек”, “янгын куркынычсызлыгы”, “җаваплылык” төшенчәләренә аерым басым ясалды. Тулырак: Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева видеосында.
- Кызганыч, быел районда 36 кешенең гомерен онкологик авырулар өзгән. Бүгенге көндә 558 райондашыбыз онкологта исәптә тора. Ел башыннан 13 кешедә эчәклек яман шеше ачыкланган. Бу куркыныч авыруны иртә стадиядә ничек ачыкларга? Колоноскопия тикшерүе ни өчен мөһим? Бу хакта район үзәк хастаханәсенең эндоскопист-хирургы Айрат Гобәйдуллин сөйли. Тулырак - Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Марсель Гарифуллин видеосында.
- Мөслим урта мәктәбендә икенче энергосыйныф ачылды! Быел энергетика өлкәсенә кызыксыну белдергән тагын 24 тугызынчы сыйныф укучысы махсус белем ала башлый. «Сетевая компания» җәмгыяте һәм Казан дәүләт энергетика университеты белән хезмәттәшлек укучыларга мәктәп елларында ук һөнәр үзләштерү мөмкинлеге бирә. Яңа энергосыйныфка укучыларны ничек кабул иттеләр? Аларны нинди мөмкинлекләр көтә? Тулырак – Д. Нуретдинов, Л. Шәймиева һәм М. Гарифуллин әзерләгән видеоязмада.
- “Туган як” агрофирмасында техниканы кышкы саклауга әзерләү эшләре башланды. ”Һәрбер хуҗалык җитәкчесе, инженер һәм гараж мөдирләре алдында торган төп бурыч – эштән бушаган техникаларны кышкы сакланышка кую. Без дә эштән бушаган техникаларны юып, запас частьларны барлап, булган кимчелекләрне ачыклап, аларны төзәтеп, әлеге мөһим эшкә тотындык”, – ди агрофирма җитәкчесе Раил Җиһангиров. Көзен авыл хуҗалыгы машиналарына запас частьлар бәясе күпкә арзанрак булуын аңлап һәм хәзердән үк бу хакта кайгыртып, агрофирма ремонт эшләренә ел да зур оешканлык белән кереп китә. Тулырак – Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева видеосында.
- Мөслимдә “Җәмәгать тәрбиячесе” республика бәйгесенең зона этабы үтте. Анда Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Сарман һәм Ютазы районнарыннан җәмәгать тәрбиячеләре катнашты. Бәйгенең беренче өлешендә җәмәгать тәрбиячеләре үзләре белән таныштырды, үз эшчәнлекләре турында сөйләде, жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирде. Икенче өлештә бәйгедә катнашучылар ситуатив сорауларга җавап бирде. Бәйге нәтиҗәләре бенча 4 җиңүче билгеләнде. Алар арасында Мөслим данын яклаган Данил Госманов та бар. Җиңүчеләр бәйгенең республика этабында катнашачак. Римма Афзалова видеосы.
- Чәчәкләр үстерү остасы, һәвәскәр бакчачы Чулпан Хәйруллина гөлләрне бакчадан өйгә керткәндә кирәк булачак файдалы киңәшләрен бирә. Гөлназ Җәлилова видеосы.
- Исән булса, Харрас Әюпкә быел 80 яшь тулган булыр иде. Мөслимлеләр шагыйрьнең туган авылы Түрештә аны искә алу кичәсен үткәрде. Чарада район башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты. Ул Харрас Әюпнең "Мөслим көзе" шигырен сөйләде. Клип авторы - Римма Афзалова.
- Гыйлем бәйрәменә Мөслим туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре яңа осталык дәресе алып килде. Алар балаларны калып ярдәмендә тукымага бизәк төшерергә өйрәтте. Тулырак - Гөлназ Җәлилова видеосында.
- Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, балаларда әлеге кагыйдәләрне үтәүгә омтылыш булдыру – балалар бакчасыннан ук башлана. Әлеге максатларда бакчаларда балалар һәм әти-әниләр катнашында төрле бәйгеләр, чаралар үткәрелә. Әлеге чаралар үзенең матур нәтиҗәләрен бирә. Бакчага йөрүче балалар да бүген юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләләр. Аларны үтәүнең мөһимлеген аңлыйлар. Тулырак - Динар Нуретдинов, Фәридә Гайнетдинова, Наилә Нәбиева репортажында.
- Мөслимнән Светлана һәм Феликс Кинарскийлар 9 балага гомер бүләк иткән. Балаларның икесе гаиләле. Оныклары да бар. Светлана һәм Феликс тавыш бирергә балалары белән килде. “Күреп үссеннәр”, – ди әти-әни. Күпбалалы ана буларак Светлананың фотосы быел районның Мактау тактасына да куелды. Балалары да әти-әниләре кебек тырыш, эшчән. “Бөтен эшне бергәләп башкарабыз. Бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәбез”, – ди Светлана. Феликс өчен бу яллар аеруча истәлекле. Мөслим урманчылыгында хезмәт куючы райондашыбыз һөнәри бәйрәмен – Урманчылар көнен билгеләп үтә. Күпбалалы гаиләләрдә балалар тормышка әзер булып, чыныгып үсә, ә ата-аналар, олыгайгач, хөрмәт һәм ярдәм күрә. Мондый гаиләләр – җәмгыятьнең нигезе, милләтнең киләчәге. Алар телне, гореф-гадәтләрне, милли традицияләрне саклый һәм киләсе буынга тапшыра. Римма Афзалова видеосы
- Сайлау көне 1986 санлы участокта иртәдән үк җанлы башланды. Бирегә яшь укытучылар, спортчылар, яшь гаиләләр үз тавышларын бирергә килә. Аеруча яшьләрнең активлыгы күзгә ташлана. Алар арасында сайлауларда беренче тапкыр катнашучылар да бар. Беренче сайлау тәҗрибәсе истә калсын өчен, яшь сайлаучыларга участокта кечкенә бүләкләр дә әзерләнгән. Сайлау участогында тавыш бирү тыныч һәм оешкан төстә дәвам итә. Римма Афзалова видеосы.
- Мөслим районының барлык сайлау участоклары иртәнге 8 сәгатьтән эшли башлады. Райондашларыбыз үз сайлау участокларына гражданлык бурычларын үтәргә актив килә. Тулырак - 1988 нче сайлау участогыннан Гөлназ Җәлилова репортажында.
- Район башлыгы Альберт Хуҗин Белем көне уңаеннан мәктәп укучыларына үзенең теләкләрен җиткерде. Гөлназ Җәлилова видеосы.
- Шушы көннәрдә төзекләндерү эшләре төгәлләнеп, паркның яңа өлешен ачу тантанасы узды. Чарада район җитәкчелеге, төзүчеләр һәм мөслимлеләр катнашты. Тулырак - Наилә Нәбиева видеосында.
- Күпкатлы йортлар ишегалдын гөл-чәчәкләргә күмеп яшәүче райондашларыбызга сокланмаган кеше юк. Иң мөһиме: яшьләр дә биредә үзләрен бик тәртипле тота икән. Тулырак - Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева видеосында. #Татмедиа
- Пушкин паркы - Мөслимдә төзекләндерелгән иң беренче парк. Хөкүмәт программасы ярдәмендә әлеге парк 2025 елда яңартыла башлады. Быел да биредә күләмле эшләр башкарылды. Киләсе елда парк тулысынча яңартылып бетәчәк. Аннан соң "Курай" паркы да төзекләндерелер дип көтелә. Паркта балалар өчен өчен бик күп уен җиһазлары урнаштырылган. Аның балалар бакчасына якын булуы тагын да уңайлы. "Карлыгач" хезмәткәрләре биредә һәрдаим тәртип булдыруда зур өлеш кертә. Паркны "Мост" җәмгыяте төзекләндерде. Гөлназ Җәлилова видеосы.
- Юллардагы иминлек өчен һәрберебез җаваплы. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү шоферлардан да, җәяүлеләрдән дә ареуча игътибар таләп итә. Бу көннәрдә ДАИ инспекторлары юлларда көчәйтелгән режимда эшләде. Тулырак - Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева әзерләгән видеороликта.
